Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов белән берлектә, иң күп ашлык суктырган механизаторларны бүләкләү максатыннан, район хуҗалыкларында булды.
"Дубрава" агрофирмасыннан Айрат Сафиуллин, "Гөбенә" агрофирмасыннан Альберт Лазерев, "Золотая Нива" агрофирмасыннан Вячеслав Туртыгин, "Подберезье" агрофирмасыннан Михаил Торхеев, "Туган Як-Агро"дан Фәнис Бикбов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Район башлыгы механизаторларны бүләкләп, һәр комбайнчыга уңышлар теләде, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Сәфәр барышында Альберт Илгизәрович "Туган як-Агро"ширкәтенең кукуруз һәм бодай басуларын югары бәяләде. "Бу районда иң яхшы кырларның берсе", - дип билгеләп үтте ул.