17-25 августта Кырым Республикасының Кара диңгез районында «АЛТЫН мәйдан-Кырым»-2019 Халыкара фольклор инклюзив фестиваль-конкурсы уза. Анда безнең районнан иҗат коллективлары: Колаңгы күп функцияле үзәгенең «Радуга» вокаль ансамбле һәм Иске Тәрбит күпфункцияле үзәгенең «Сәүдияр» фольклор ансамбле катнаша. Кайбыч районы делегациясен мәдәният бүлеге җитәкчесе Аблязова Рамилә Рузалитовна җитәкли.