Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше белән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү мәҗлесе уздырды. Очрашуга барлыгы 50 гаилә чакырылган иде, алар «Татарстанның Гаилә альбомы» геройлары булдылар. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Тантаналы кабул итүдә Федоровское авылыннан күп балалы Дмитрий һәм Ирина Ивановлар гаиләсе дә катнашты. Дмитрий «Дубрава» агрофирмасы хуҗалыгында сакчы булып эшли, ә Ирина Федоровское авылының «Теремок» балалар бакчасында. Гаиләдә 5 балалары бар.