22 августта, Россия Дәүләт флагы көнендә, район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре "Без бергә-Россия флагы" астында дигән акция-флешмобта катнаштылар.
22 августта «Казан Арена» стадионында 45 нче WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык чемпионатын ачу тантанасы узды. Анда безнең районнан 30 кешедән торган делегация катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәрткәнчә, авыл тематикасы буенча ел саен уздырыла торган «Минем җирем – Россия» Бөтенроссия мәгълүмати-агарту проектлары конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү тәмамланганчы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган "Минем җирем-Россия" VI Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү ике атнадан да кимрәк вакыт калды. Ике ай эчендә конкурска илнең 71 төбәгеннән 500 дән артык проект җибәрелгән, шул исәптән 20се Татарстаннан.
2019 елгы уракта катнашучы механизаторлар арасында хезмәт ярышы дәвам итә.
2019 елның 28 августында 9.00 сәгатьтән алып 13.00 сәгатькә кадәр Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе гражданнары кабул итәчәк. Сораулар хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән балигъ булмаганнарга карата хокуксыз гамәлләр эшләү турында булачак. Кабул итү Югары Ослан авылы, Чехов урамы, 70 йорт адресы буенча узачак.
21 августта "Кайбыч" шугалагында яңа уку елы башлануы алдыннан "Укырга әзерләнергә булыш" дигән хәйрия акциясенең нәтиҗәсен ясадылар. Агымдагы елда беренче сыйныфка 121 укучы бара, аларга тантаналы рәвештә бу көнне букчалар белән мәктәп кирәк-яраклары бирелде. Шулай ук аз керемле, күп балалы гаиләләргә дә спорт формалар, букчалар һәм мәктәпкә кирәк-яраклар бирелде. Әлеге әйберләрне алырга спонсорлар ярдәм итте.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге белән Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарында агымдагы елның 19 августыннан 2 сентябренә кадәр "Кайнар линия" телефоны кысаларында мәктәп кирәк-яраклары, балалар әйберләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы сораулары буенча тематик консультация оештырыла. Территориаль бүлекнең "Кайнар линия" телефоны 8(84377)2-12-46.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе искә төшерә: 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны Пенсия фондының территориаль органнарына яки Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинеты аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара алалар. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.
Татарстанда кадастр бәясен бәйсез бәяләүчеләр тарафыннан билгеләнгән бәяләү эшчәнлеге турындагы законнан дәүләт кадастр бәяүләүгә күчү дәвам итә. Бу закон нигезендә кадастр бәясе РФ субъекты каршындагы махсус төзелгән дәүләт бюджет учреждениеләре тарафыннан исәпләнә. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда әлеге законны гамәлгә ашыру өчен 2017 елда «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ булдырылды.
Искәртеп узабыз, конкурс башлану турында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 27 июльдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә игълан иткән иде.