"Гөбенә" агрофирмасыннан Альберт Лазарев Класс-Мега 360 комбайнында 23 августка 10376 центнер ашлык суктырган һәм агрофирмада гына түгел, районда да беренче урынга чыккан. Бүген ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның күчмә флагы һәм премиясе белән бүләкләнде.