28 август көнне Кайбыч районында Кайбыч урманчылыгында һәм махсус орлыкчылык хуҗалыгында урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе булып узды. Анда ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Кайбыч районы башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре катнашты. Безнең районның урман хезмәткәрләреннән тыш, семинар-киңәшмәдә Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Идел буе, Шәһәр яны районнары урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары җитәкчеләре, шулай ук бу зонаның махсус орлыкчылык хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.
ТР буенча Кадастр палатасы һәм Татарстан Росреестры күршеләр белән кишәрлек чикләрен килештерү буенча инструкция әзерләделәр.
28 августта Кайбыч хастаханәсендә районның фельдшер-акушерлык пунктларының медицина хезмәткәрләренең киңәшмәсе узды. Хастаханә мөдире Газимагомед Магомедов, участок табиб-терапевты Гөлшат Магомедова, участок табиб-педиатры Шәрәфуллина Ләйсән фикер алышына торган темалар: гриппка каршы вакцинация, дәвалау һәм профилактика, гөмбә белән агулану – ашыгыч ярдәм күрсәтү һ. б. каралды.
Стратегик инициативалар агентлыгы балалы гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән иң яхшы идарә практикалары конкурсын башлап җибәрә. Иң яхшы практикалар «Смартека» СИАның әзер карарлар китапханәсенә кертеләчәк һәм Россия төбәкләрендә тиражлау өчен тәкъдим ителәчәк.
Киләсе елда Россиядә төп вакыйгаларның берсе булып гомум халык санын санау булырга тиеш. Ул көз көне булачак һәм беренче чиратта, россиялеләрнең исәпкә алу битен онлайн тутыру мөмкинлеге белән аерылып торачак.
Бүгенге көндә Олы Подберезье авылында Үзәк урамнан алып Зур Кызыл урамына кадәр гражданнарның үзара салым акчасына юл төзелә башлады. Барлык эшләрне дә шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллин башкара.
Бүгенге көндә Надеждино авыл җирлегендә республика программасы буенча ятимнәр өчен йорт төзү эшләре бара. Йорттан тыш, ишегалды корылмалары һәм мунча төзеләчәк. Эшне "Заман" ширкәте директоры Равил Җәләлиев башкара.
Социаль ярминкәгә әзерлек кысаларында «Татарстан - Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Кайбыч территориаль бүлеге рәисе Александр Акрымов, гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү үзәге җитәкчесе Надежда Ермолаева, "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Җәмилә Сагиева составындагы район делегациясе «коммерцияле булмаган оешманың эшлекле активлыгын арттыру механизмнары»дигән белем бирү интенсивын бушлай уздылар. Интенсив рәвештә Республиканың Идел аръягы зонасы да катнашты.
Бүген Борындык авылы мәчетендә Корбан гаете уңаеннан хәйрия ашы узды. Ашны оештыруда әлеге авыл җирлегенең хәйриячеләре-10га якын кеше, шулай ук корбан ите тапшырган "Дубрава" агрофирмасы да кушылды.
Бүген Ябалак авылы мәчетендә Корбан гаете уңаеннан хәйрия ашы узды. Төшке ашны Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина оештырды, шулай ук "Дубрава" агрофирмасы корбан итен тапшырды.