Киләсе елда Россиядә төп вакыйгаларның берсе булып гомум халык санын санау булырга тиеш. Ул көз көне булачак һәм беренче чиратта, россиялеләрнең исәпкә алу битен онлайн тутыру мөмкинлеге белән аерылып торачак.
Росстат җанисәпкә әзерлек һәм аны уздыру өчен җаваплы итеп билгеләнгән. Аның безнең районда вәкаләтле вәкиле итеп Илфат Шәрәфиев, инструктор итеп Люзия Гарифуллина билгеләнде.