Бүген Ябалак авылы мәчетендә Корбан гаете уңаеннан хәйрия ашы узды. Төшке ашны Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина оештырды, шулай ук "Дубрава" агрофирмасы корбан итен тапшырды.
Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты. Ул барлык җыелучыларны бәйрәм белән котлады, барысына да игелек теләде, шулай ук оештыручыларга бәйрәм табыны өчен рәхмәт белдерде.