Районда урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе узды

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

          28 август көнне Кайбыч районында Кайбыч урманчылыгында һәм махсус орлыкчылык хуҗалыгында урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе булып узды. Анда ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Кайбыч районы башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре катнашты. Безнең районның урман хезмәткәрләреннән тыш, семинар-киңәшмәдә Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Идел буе, Шәһәр яны районнары урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары җитәкчеләре, шулай ук бу зонаның махсус орлыкчылык хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International