Бүген Борындык авылы мәчетендә Корбан гаете уңаеннан хәйрия ашы узды. Ашны оештыруда әлеге авыл җирлегенең хәйриячеләре-10га якын кеше, шулай ук корбан ите тапшырган "Дубрава" агрофирмасы да кушылды.
Ашта район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев катнашты. Ул район башлыгы исеменнән барысын да бәйрәм белән котлады.