Кайбыч РҮХдә районның ФАП медицина хезмәткәрләренең киңәшмәсе узды

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

          28 августта Кайбыч хастаханәсендә районның фельдшер-акушерлык пунктларының медицина хезмәткәрләренең киңәшмәсе узды. Хастаханә мөдире Газимагомед Магомедов, участок табиб-терапевты Гөлшат Магомедова, участок табиб-педиатры Шәрәфуллина Ләйсән фикер алышына торган темалар: гриппка каршы вакцинация, дәвалау һәм профилактика, гөмбә белән агулану – ашыгыч ярдәм күрсәтү һ. б. каралды.
           Дәвалау эшләре буенча баш табиб урынбасары Әлфия Төхвәтуллина, район үзәк хастаханәсе коллективы Сәламәтлек саклау системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен Корноухово ФАПы мөдире, шәфкать туташы Ольга Алексеевна Кузенковага, лаеклы ялга китүләре сәбәпле, рәхмәт белдерделәр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International