Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районда шикәр чөгендере, силос өчен кукуруз җыю, шулай ук туфракны эшкәртү эшләре бара.
6-10 октябрь көннәрендә Казанда Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләре арасында мәктәп спорты VII Халыкара фестивале узды. Әлеге фестиваль кысаларында бадминтон буенча ярышларда Россия Федерациясен тренер Хәмзә Юнысов җитәкчелегендәге Борындык төп мәктәбе командасы тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, безнең команда, Казакъстаннан килгән яшьтәшләренә тигез көрәштә генә оттырып, икенче урынны алды. Без аларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм яңа спорт җиңүләре телибез!
11 октябрьдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе һәм Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең (Россельхознадзорның) Татарстан Республикасы идарәсе белән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне әйләнешкә кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
Хәзерге вакытта Россиядә эчке һәм тышкы базарларга чыгару максатында якланган “яшел продукция” брендын булдыру буенча эш алып барыла. Үз продукциясенең һәм аны җитештерүнең тиешле таләпләргә туры килүен раслаучы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре төргәктә бердәм үрнәктәге махсус тамга кую хокукын алачаклар.
2019 елның тугыз ай эчендә республика Пенсия фонды ана капиталыннан айлык акча алу өчен 759 гаиләдән гариза кабул итте. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда гаризалар саны өч тапкырга арткан. Быел гаиләләргә түләү чыгымнары тагын да артты һәм сентябрьгә 49,5 млн. сум тәшкил итте.
Салым хезмәте 25 октябрьдә 08:00 дән 19:00 гә кадәр физик затларга мәгълүмат бирү буенча Ачык ишекләр көне үткәрә.
Район хуҗалыкларында намус белән хезмәт иткән, үз һөнәрләренә фидакарьлек күрсәткән алдынгылар күп.
12 октябрьдә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Анда безнең районнан "Гөбенә", "Дубрава", "Золотая Нива", "Родина", "Подберезье", "Кайбычагрохимсервис" авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шулай ук Мәлки сельпосы, икмәк комбинаты, , Йолдыз, Союз-Агро кулланучылар кооперативлары, "СЛ-Молоко", Муклуков КФХасы, районның авыл җирлекләре вәкилләре катнашты.
«Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре - кырларда, фермаларда һәм авылдагы башка производстволарда эшләүчеләр, бу тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары! Район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!
10 октябрь көнне район мәдәният йортында К.Тинчурин театр артистлары катнашында Исламия Мәхмүтованың "Син бит минем бергенәм спектакле булып узды.