Кайбычлылар Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар

2019 елның 13 октябре, якшәмбе

          12 октябрьдә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Анда безнең районнан "Гөбенә", "Дубрава", "Золотая Нива", "Родина", "Подберезье", "Кайбычагрохимсервис" авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шулай ук Мәлки сельпосы, икмәк комбинаты, , Йолдыз, Союз-Агро кулланучылар кооперативлары, "СЛ-Молоко", Муклуков КФХасы, районның авыл җирлекләре вәкилләре катнашты.

           Сатып алучыларга азык-төлек товарларының киң ассортименты тәкъдим ителде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәрлеләр "СЛ-Молоко" сөт продукциясенә лаеклы бәя бирделәр, шулай ук Муклуков КФХсының яңа өлгергән кура җиләгенә дә сорау зур иде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International