Район хуҗалыкларында намус белән хезмәт иткән, үз һөнәрләренә фидакарьлек күрсәткән алдынгылар күп.
«Золотая Нива» агрофирмасының Надеждино бүлекчәсендә күп еллар механизатор булып эшләгән Александр Петров – шуларның берсе. Районыбыз горурлыгы булган игенчегә шушы көннәрдә Казанда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы" билгесен тапшырды.
Корстонда узган тантанада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм район хуҗалыклары җитәкчеләре дә катнашты.