10 октябрь көнне район мәдәният йортында К.Тинчурин театр артистлары катнашында Исламия Мәхмүтованың "Син бит минем бергенәм спектакле булып узды.
Спектакльдә Татарстанның атказанган артистлары - Лилия Мәхмүтова, Ренат Шәмсетдинов катнашты. Яшь артистлар-Булат Зиннәтуллин, Айсылу Мөсәлләмова, Гүзәл Галиуллина, Салават Хәбибуллин.
Артистлар һәр тамашачының күңеленә хуш килде. Шул ук вакытта юмор да, җырлар да искиткеч! Спектакль биеклектә иде.
Спектакль ахырында Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров чыгыш ясады. Ул район башлыгы исеменнән театр артистларына рәхмәт белдерде, киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде.