Борындык мәктәбе бадминтончылары Россияне Халыкара фестивальдә лаеклы тәкъдим иттеләр

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

           6-10 октябрь көннәрендә Казанда Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләре арасында мәктәп спорты VII Халыкара фестивале узды. Әлеге фестиваль кысаларында бадминтон буенча ярышларда Россия Федерациясен тренер Хәмзә Юнысов җитәкчелегендәге Борындык төп мәктәбе командасы тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, безнең команда, Казакъстаннан килгән яшьтәшләренә тигез көрәштә генә оттырып, икенче урынны алды. Без аларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм яңа спорт җиңүләре телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International