ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

16-17 гыйнварда Федоровское авылында "Ел укытучысы -2020" конкурсының район этабы узды.

21 гыйнвар көнне район мәдәният йортында башкорт җырчысы Айдар Рәкыйпов концерты булып узды.

Бүген Совет һәм Башкарма комитетның административ бинасында ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды. Чарага профилактика субъектлары вәкилләре, балигъ булмаганнар һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр чакырылган иде. Профилактика субъектлары вәкилләреннән тыш, аңа балигъ булмаган балаларның ата-аналары да чакырылган иде. Консилиумның көн тәртибендә: сигнал карталарын карау, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне реабилитацияләүнең индивидуаль программаларын (реабилитация потенциалы дәрәҗәсе динамикасы) тормышка ашыру, коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны киметү һәм булдырмау буенча чаралар күрү, эшкә урнашу мәсьәләсе һәм башка мәсьәләләр.

18-20 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә рус телле төркемнәр өчен татар теле буенча республика мәктәп укучылары олимпиадасы узды. Анда безнең районнан Федоровское урта мәктәбе укучылары - Кирилл Козин һәм Татьяна Кабатьева катнашты.  

Барыгызны да 2 февральдә 19.00 сәгатьтә район мәдәният йортында узачак Ризат һәм Зинира Рамазановларның концерт программасына чакырабыз. Билет бәясе 500 сум. Белешмәләр өчен телефон: 2-13-12, 2-16-72.

21 гыйнварда муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Яңа елда туган сабыйларның гаиләләрне котлады.

     21 гыйнвар көнне Кече Мәме авылы мәдәният йортында халык җыены булып узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, район прокуроры Алмаз Сөләйманов, Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Хисап җыелышында ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, "Кайбыч урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Илгиз Хаффазов һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре катнашты.


21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Барыгызны да Татарстан Республикасының атказанган артисты Иркә һәм «Бәйрәм» ансамбленең концерт программасына чакырабыз. Билет бәясе 400 сум. Белешмәләр өчен Телефон: 2-13-12, 2-16-72

20 гыйнвар көнне Иске Тәрбиттә авыл җыены булып узды. Анда муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Иске Тәрбит авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев, «Гөбнә" агрофирмасы ширкәте директоры Валерий Поляков, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International