Бүген Буада Илһам Шакиров исемендәге "Татар моңы" Халыкара телевизион конкурсының беренче сайлап алу туры узды. Безнең районнан анда "Эстрада вокалы" юнәлешендә "Солист-вокалчы" номинациясендә район мәдәният йорты хезмәткәре Ләйсән Шамилова һәм муниципаль район башлыгы матбугат секретаре Рәмис Закиров катнашты.
Агымдагы елның 17 гыйнварында Олы Кайбыч авылының "Рәйхан" кафесында район үзәгендәге Төзүчеләр, Чишмә һәм Кояшлы бульвар урамнары киселешендә урнашкан Җиңү Паркын төзекләндерү буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы булды.
Бүген муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин "Алтын Кырлар" хуҗалыгында терлекләрне кышлатуның барышы белән танышты. Ул районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов һәм район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илсур Зыядиев белән Багай һәм Араслан авылларының сөт-товар фермаларында булды.
Хөрмәтле Кайбыч районы халкы, православие христианнары!
Сезне чын күңелдән якты һәм шатлыклы бәйрәм — Хач ману бәйрәме белән котлыйм!
Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлегендә узган ел оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясалды. Киңәшмә эшендә муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин, район прокуроры Алмаз Сөләйманов, район суды рәисе Илфар Баһавиев катнашты.
16 гыйнвар көнне хакимиятнең актлар залында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Шулай ук балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү буенча профилактика һәм тәрбия эше буенча профилактика субъектлары өчен 2019 ел өчен хисаплар тыңланылды. Ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумының ведомствоара учетта торучы гаиләләр белән алга таба эшләү турындагы үтенечнамәләре каралды.
16 гыйнвар көнне Олы Кайбыч авылында урнашкан "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында волейбол буенча оешма-учреждениеләрнең ир-ат командалары арасында Кайбыч РЭСы Кубогына Энергетиклар көненә багышланган турнир узды. Нәтиҗәдә, бу турнирда җиңү һәм күчмә Кубок Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге җыелма командасына эләкте. Кубок хуҗалары - РЭС җыелма командасы бу юлы өченче урында.
Бүген Федоровское урта мәктәбе базасында "Ел укытучысы -2020" муниципаль конкурсының "Педагогик дебют" номинациясендә беренче этабы узды. Әлеге номинациядә муниципаль районның 5 гомуми белем бирү мәктәбеннән конкурсантлар катнашты.