14-16 февраль көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә 15 һәм 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасының шәхси-команда беренчелеге булып узды. Беренче уен көнендә муниципаль берәмлекләр арасында команда беренчелегенә ярышлар узды, анда безнең команда республиканың барлык шәһәрләре һәм районнары арасында мактаулы бишенче урынга лаек булды. Киләсе ике көндә спортчылар шәхси беренчелек кысаларында ярыштылар, Федоровское урта мәктәбе укучысы Полина Григорьева ялгыз һәм парлы разрядларда алтын медаль яулады. Катнаш парлар арасында ярышларның соңгы көнендә ул өченче, бронза медаль яулады. Без аларны зур үрләр яулавы белән котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!
Бүген Кече Кайбыч авылында яшәүче Кормаева Фәйрүзә Нурулла кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгының коррупциягә каршы ярдәмчесе Фәния Петухова котлады. Ул Фәйрүзә Нурулла кызына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатын һәм бүләген тапшырды.
Татарстан буенча Пенсия бүлеге идарәчесе әйтүенчә, бу акча белән беррәттән, Җиңүгә ел саен бирелә торган акча да түләнәчәк.
2020 елдан башлап оешмаларга транспорт һәм җир салымнары буенча ташламалар бирү тәртибе
РФ Хөкүмәте Росреестрга җир мөнәсәбәтләрен норматив-хокукый җайга салу һәм дәүләт сәясәтен эшләү буенча функцияләр бирде. Тиешле карарны Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалады.
20 февральдә Кайбычта район Башлыгы призына ир-егетләр арасында йөзү буенча ярышлар узачак. Әлеге ярышлар Бөек Җиңүнең 75-еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына, "Салават" спорт-сәламәтләндерү үзәгенең 5 еллыгы оешуына багышланачак.
1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстан территориясеннән китә. Бу вакыйга Советлар Союзы өчен ун елга якын дәвам иткән һәм 14,5 меңгә якын совет гражданының гомерен өзгән Әфган сугышы тәмамлануын билгеләп үтте.
Шушы истәлекле датага, сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланган концерт көнендә, үзәк китапханә хезмәткәрләре район мәдәният йортында "Әфганстан - йөрәк ярасы" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.
15 февраль көнне Олы Кайбыч авылында "Кайбыч" боз шугалагында муниципаль берәмлекләрнең ир-ат командалары арасында Кайбыч районы Башлыгы Кубогына һәм призларына алкалы хоккей буенча турнир узды. ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган ярышларда Кайбыч, Апас, Чүпрәле һәм Тәтеш районнары командалары катнашты.
15 февральдә Россиядә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулуны билгеләп үтәләр. Бу көнне без Ватаннан читтә хезмәт һәм хәрби бурычларын башкаручыларны искә алабыз.
15 февраль көнне Олы Кайбыч авылында сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәл янында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 31 ел тулуга багышланган митинг булып узды. Бу көнне һәлак булганнарны искә алырга әфганчылар, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре, яшь армиячеләр һәм башкалар килде.