Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе 2020 елда теләгән кеше моңа кадәр кулланылышта булган кәгазь хезмәт кенәгәсеннән баш тартып, электрон хезмәт кенәгәләренә өстенлек бирә алуын хәбәр итә.
18 февральдә район мәдәният йортында ТР ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» - «Сияние» VI Республика фестиваленең сайлап алу этабы булды.
"Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты" МКУ гомуми бүлек башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп Закиров Рәмис Илдус улы билгеләнде, элек ул район башлыгы матбугат секретаре вазыйфасын башкарган иде.
Район башлыгы матбугат секретаре вазыйфасына Мәлки авылыннан, 24 яшлек-Краснов Петр Александрович билгеләнде.
2019 елның 1 гыйнварыннан соң бүләк ителгән мөлкәтне (кыйммәтле кәгазьләрдән тыш) сатканда салым салына торган керем әлеге мөлкәтне алган вакытта НДФЛ түләнгән суммаларга яисә бүләк итүченең салым салганда исәпкә алынмаган чыгымнарына киметелергә мөмкин.
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы районнарындагы территориаль бүлеге, Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсе эшчәнлеге турындагы белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында, эшкуарлык җәмәгатьчелеге компетенциясе кысаларында, эшкуарларга, кече һәм урта бизнес вәкилләренә түләүсез консультация ярдәме күрсәтүне оештыра.
Гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән профилактик чаралар системасында өстенлекле юнәлешләрнең берсе-халыкның социаль якланучы төркемнәренең яшәү урыннарын янгынга каршы саклауны тәэмин итү.
18 февраль көнне Ульянково һәм Надеждино мәктәпләре укучылары Кайбыч ягы музеенда булдылар һәм «Татарстан-1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында»дигән күргәзмә белән таныштылар. Якташларыбыз-геройлар, фронтовиклар, оборона хезмәтчәннәре шәхесләре, фронт өчен сәнәгать һәм авыл хуҗалыгының төп казанышлары-болар барысы да күргәзмәдә тәкъдим ителгән документларда һәм материалларда чагылдырылган. Күргәзмә экспозициясе сугыш елларында Татарстанлыларның хәрби һәм хезмәт батырлыкларының әһәмиятен ассызыкларга тиеш.
Экскурсия ахырында балалар «Хәтер»дигән видеоролик карадылар.
Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гражданнарны кабул итте. Район халкы район башлыгына җир характерындагы һәм матди ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте. Кабул итүгә 4 кеше язылды.
13 февраль көнне Иске Чәчкаб төп гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбия һәм балаларга өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең «Кеше тәрбияләү» дип исемләнгән республикакүләм һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы булып узды. Конкурста тәрбия эшләре буенча директорларның 6 урынбасары катнашты.