14-16 февраль көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә 15 һәм 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасының шәхси-команда беренчелеге булып узды. Беренче уен көнендә муниципаль берәмлекләр арасында команда беренчелегенә ярышлар узды, анда безнең команда республиканың барлык шәһәрләре һәм районнары арасында мактаулы бишенче урынга лаек булды. Киләсе ике көндә спортчылар шәхси беренчелек кысаларында ярыштылар, Федоровское урта мәктәбе укучысы Полина Григорьева ялгыз һәм парлы разрядларда алтын медаль яулады. Катнаш парлар арасында ярышларның соңгы көнендә ул өченче, бронза медаль яулады. Без аларны зур үрләр яулавы белән котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!