15 февраль көнне Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланган концерт булды.
Чараны оештыручылар кызыклы программа әзерләделәр. Сугышчы-интернационалистлар адресына мәдәният хезмәткәрләре, яшьармиячеләр, район мәктәпләре укучылары тарафыннан музыкаль котлаулар һәм шигырьләр яңгырады.
Чара барышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әфганчы-ветераннарны совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулу белән котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды.
РФ Кораллы Көчләр ветераны, «Юнармия» штабы начальнигы, отставкадагы майор Илһам Хөснетдиновка Альберт Илгизәр улы «яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдәге казанышлары өчен» Россия Әфганстан ветераннары берлеге «гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан республика оешмасы медален, элеккеге хәрби хезмәткәрләр Илһам Сафин, Андрей Петровка, Фирзун Төхвәтуллинга һәм Нәфыйк Дәүләтшинга истәлекле медаль тапшырды.