Бүген Кече Кайбыч авылында яшәүче Кормаева Фәйрүзә Нурулла кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгының коррупциягә каршы ярдәмчесе Фәния Петухова котлады. Ул Фәйрүзә Нурулла кызына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатын һәм бүләген тапшырды.