Кайбычта район башлыгы Кубогына һәм призларына алкалы хоккей буенча турнир узды

2020 елның 16 феврале, якшәмбе

      15 февраль көнне Олы Кайбыч авылында "Кайбыч" боз шугалагында муниципаль берәмлекләрнең ир-ат командалары арасында Кайбыч районы Башлыгы Кубогына һәм призларына алкалы хоккей буенча турнир узды. ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган ярышларда Кайбыч, Апас, Чүпрәле һәм Тәтеш районнары командалары катнашты.

       Турнирны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ачты, ул катнашучыларга матур һәм гадел көрәш теләде.
       Барлык командалар да мавыктыргыч уен күрсәттеләр. Киеренке көрәштән соң Кайбыч районы командасы җиңде һәм район башлыгы кубогына лаек булды. Икенче урында - Апас районы командасы, өченче урында -Тәтеш районы хоккей командасы.
        Уен нәтиҗәләре буенча турнирның иң яхшы уенчылары аталды. Безнең районнан Руслан Җамалетдинов – иң яхшы һөҗүмче, Чүпрәле районыннан Ленар Акбаров-иң яхшы капкачы, Апас районыннан Илназ Нургалиев иң яхшы сакчы дип табылды.
         Чара ахырында җиңүчеләрне һәм призерларны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм "ФОРПОСТ" үзәге директоры Юрий Михайлов котлады. Алар командаларга акчалата бүләкләр, дипломнар, ә җиңүчегә өстәмә Кубок тапшырдылар.
         Фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/6220959.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International