ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

26 апрельда Кайбыч сырхауханәсендә медицина персоналының – табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары, санитаркаларның укулары үткәрелде.

Бик тирән хисләр кичереп без 1986 елның язын искә төшерәбез һәм хөрмәт итәбез, баш иеп, кем үзенең тормышын һәм гомерен кызганмыйча атом-төш стихиясы белән, Чернобыльның экологик һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан.

Бүген 26 апрельда татар шигъриятенең күгендә балкып янган иң зур йолдызыбыз-бөек Тукаебызның туган көне. Безнең балалар бакчасында бу бәйрәмгә карата бик зур әзерлек эшләре алып барылды.

15 гыйнвардан алып 28 февральга кадәр юл хәрәкәте иминлеген күтәрү федераль максатлы программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Куркынычсыз юл”/ “Дорога без опасности” республикакүләм иҗади эшләр бәйгесе үткәрелде.  

26 апрель-бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне буларак билгеләп үтелә. Габдулла Тукай иҗаты балалар бакчасында да тирәнтен өйрәнелә

        2018 елның 26 апрель көнне район хакимиятенен  актлар залында, ЦСОН «Омет» Кайбыч муниципаль районы бүлекчәсе белгечләре 2018 елның 1 кварталы йомгаклары буенча социаль хезмәткәрләр белән –җыелыш уздырды.   

26 апрель бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Бүген бу уңайдан һәм “Татарстан музейлары язы – 2018” акциясен тәмамлап Галия Кайбицкая исемендәге музейда тантаналы чара үтте.

Сезгә хәбәр итәбез!  24 апрельдан Кайбыч өстәмә офис ПАО "АК БАРС" банкы, сезнең уңайлылык өчен үзгәрешләр кертә.  Банк клиентларны сәгать кичке 5 кадәр кабул итәчәк. 

1 майда Кайбыч район мәдәният йортында  кичке сәгать җидедә Римма Никитина катнашында дискотека булачак.

Бәясе 250 сум.

Көтеп калабыз!

 

27 апрельда Кайбыч районы мәдәният йортында кичке сәгать алтыда “Бинго” дип исемләнгән балалар өчен цирк булачак.

Бәясе 200 сумнан башлана. 4 яшькә кадәр булган балаларга түләүсез.

Көтеп калабыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International