1 квартал йомгаклары буенча өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә жыелыш үткәрү

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

   2018 елның 26 апрель көнне район хакимиятенен  актлар залында, ЦСОН «Омет» Кайбыч муниципаль районы бүлекчәсе белгечләре 2018 елның 1 кварталы йомгаклары буенча социаль хезмәткәрләр белән –җыелыш уздырды.    Җыелыш киңәшмәдә социаль яклау бүлеге начальнигы Камалиева Ч.Г., ЦСОН «Омет» директоры  Гарапов Ф. Я., ОНСО мөдире Закирова Л. Р., социаль эш буенча белгеч Гомәрова Г. Н. һәм социаль хезмәткәрләр катнашты. Җыелышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1.1 квартал өчен өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсенең эш нәтиҗәләре,

2.Өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсен тикшерү нәтиҗәләре һәм кимчелекләрне бетерү

3. Социаль хезмәткәрләрнең эшләренә анализ ясау,

4.Өлкән яшьтәге гражданнарга иммунизация кирәклеге турында мәгълүмат бирү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International