15 гыйнвардан алып 28 февральга кадәр юл хәрәкәте иминлеген күтәрү федераль максатлы программасын гамәлгә ашыру кысаларында, юлда укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итүнең массакүләм формаларын үстерү, балаларның юлда транспорт һәлакәтләрендә имгәнү, җәрәхәтләнү очракларын профилактикалау, юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыту йөзеннән мәктәп укучылары арасында юл йөрү кагыйдәләрен белүгә “Куркынычсыз юл”/ “Дорога без опасности” республикакүләм иҗади эшләр бәйгесе үткәрелде.
Олы Кайбыч “Миляшкай” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Алинә Хикмәтуллина икенче урынны яулады.
Шул ук төркемгә йөрүче Әминә Галиуллина “юл кагыйдәләре буенча өстәл уены номинациясендә” беренче урынны яулады.
Балаларны әлеге бәйгегә тәрбияче Резеда Мытыйгуллина әзерләде.
Без җиңүчеләрне котлыйбыз! Аларга уңышлар телибез.