26 апрель-бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне буларак билгеләп үтелә. Габдулла Тукай иҗаты Олы Тәрбит "Карлыгач" балалар бакчасында да тирәнтен өйрәнелә. Бүген балалар бакчасында "Безнең күңелләрдә син, Тукай!" дип исемләнгән бик матур, эчтәлекле әдәби кичә узды. Бәйрәмдә балалар сөекле шагыйрьнең җырларын, шигырьләрен яттан сөйләп, җырладылар. Әкият геройлары - Су анасы, Шүрәле, Кәҗә белэн Сарыкнын да бәйрәмгә килүләре кичәгә ниндидер бер ямь өстәде. Габдулла Тукай иҗаты белән балаларның телләре ачыла дисәк тә ялгыш булмастыр. Тукайның «Туган тел» шигырен белмәгән бала юктыр. Гомумән, балалар бакчасында Г.Тукай иҗатын өйрәтү бик әһәмиятле.