Бүген 26 апрельда татар шигъриятенең күгендә балкып янган иң зур йолдызыбыз-бөек Тукаебызның туган көне. Безнең балалар бакчасында бу бәйрәмгә карата бик зур әзерлек эшләре алып барылды. Балалар белән Тукай шигырьләре өйрәнелде, аның әсәрләре буенча спектакльләр куелды. Бу эшлэребезне видеога төшереп регионара "Тукай мирасы" исемле конкурс-фестивальдә катнашу өчен әзерләп җибәрдек. Һәр эшебез дипломга лаек булды. Буген без балаларыбыз белән район күләмендә Тукай туган көненә багышлап Галия Кайбицкая исемендәге музейда уздырылган чарада катнаштык. Бәйрәм бик күңелле узды. Чараны әзерләп уздыручы музей хезмәткәрләренә рәхмәт. Катнашкан балалар дипломнар белән бүләкләнделәр. Иртәгә узебезнең балалар бакчасында Тукаебызга багышланган кичә уздырырга җыенабыз.