ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров Колаңгы төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Салымнарны вакытында түлә” темасы буенча киңәшмә үткәрде.

Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, Кече Кайбыч авылының “Сандугач” балалар бакчасы янында яңа юл йөрү билгеләре урнаштырылды.

ТР Гидрометеорология үзәгеннән алынган мәгълуматлар буенча, бүген төнлә һәм иртәгә, ягъни 17 октябрь көнне иртә белән куе томан көтелә. Томан вакытында күз күреме 500 метр ераклыкта булачак. 

14 октябрь көнне Кайбыч районы балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучысы Нәзилә Гыйрфанова, остазы Резеда Хисамова белән бергә, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясенең концертлар залында күренекле композитор Ренат Еникеевның 80 яшьлек юбилее уңаеннан уздырылган концертта катнашу бәхетенә ия булды.

Узган атнада Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә Покрау бәйрәме үтте.

14 октябрь көнне Олы Кайбыч авылының “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында 2006 елгы һәм аннан яшьрәк спортчылар арасында мини-футбол буенча ярышлар узды. 

4 октябрь көнне Буа шәһәрендә республиканың Идел аръягы муниципаль районнары арасында бадминтон буенча команда беренчелеге һәм чемпионаты ярышларының зона этабы узды.

Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе Руслан Байбиков Идел буе федераль округына кергән прокуратура субъектлары арасында уздырылган мини-футбол ярышында катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International