Олы Кайбычта мини-футбол буенча ярыш узды

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

 

14 октябрь көнне Олы Кайбыч авылының “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында 2006 елгы һәм аннан яшьрәк спортчылар арасында мини-футбол буенча ярышлар узды. Ярышта районның 10 гомуми белем бирү мәктәпләреннән командалар катнашты.

Нәтиҗәләргә килгәндә, I урынны Олы Кайбыч урта мәктәбе футболчылары яуласа, II – III урыннарга исә Федоровское урта һәм Кече Мәме төп гомуми белем бирү мәктәпләре командалары лаек булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International