Татарстан Конституциясе кабул ителгәнгә 25 ел тулу уңаеннан, Кайбыч районы Борындык урта мәктәбенең тарих укытучысы Рамил Гарәфиев мәктәптә 5-9 сыйныф укучылары белән мәгълумати чара үткәрде. Казан шәһәрендә ТР Дәүләт Советы тарафыннан үткәрелгән "Парламент сәгатьләре" ндә дә катнашты ул. Укучылар белән әңгәмә барышында әлеге очрашудан алып кайткан хисләре белән уртаклашты, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән әңгәмә вакытында Федераль һәм Республика законнары арасындагы проблемалар, кеше хокуклары, күпмилләтле Татарстанда милли мәсьәләләрнең торышы һәм башка темаларга кагылышлы күп фикерләр ишетүен дә сөйләде.