Хуҗа Хәсән урта мәктәбе Покрау бәйрәмен билгеләп узды

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

Узган атнада Кайбыч районы Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә Покрау бәйрәме үтте. Гадәттәгечә, бу бәйрәм сыйныфлар арасында конкурс программасы белән барды. Укучылар бәйрәмгә зур әзерлек белән килгән: аерым бер яшелчә турында сценарий оештырганнар, шигырь, җыр-биюләр, газета, көзге уңыштан сый-нигъмәтләр белән тулы өстәл дә әзерләгән алар. Ә башлангыч сыйныф укучылары бәйрәмнең килеп чыгышы тарихын, уеннарын да күрсәтте. Мондый бәйрәмнәр халкыбызның гореф-гадәтләрен яшь буынга җиткерүдә зур урын алып тора. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International