15 майда Олы Кайбычта мәктәптән тыш эшләр үзәгендә батырлык дәресе узды.
15 майда Гаилә көненә багышланган Мәлки мәдәният йортында беренче тапкыр "Каз бәбкәсе" дигән курчак спектакле булды. Спектакль, "Әкият" курчак театрының яшь артистлары катнашында узды.
2018 елның 11 маенда Тәтеш шәһәрендә спартакиада - 2018 үтте. Анда 6 районнан: Буа, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш һәм Кама Тамагы медицина хезмәткәрләре катнашты.
14 майда 9-11 сыйныф укучылары КФУ укытучылары белән күрештеләр. Делегация составында КФУның фәнни белем бирү үзәгенең хезмәткәрләре Елена Семенова, Дарья Ханолайнен һәм башкалар килделәр.
Республика буенча Россреестр Идарәсе ел башыннан тикшерү нәтиҗәсендә 2000 артык җир законын бозучыларның санын ачыклады. Ул былтыргы елга караганда 42 процентка күбрәк булып чыкты.
14 майда район мәдәният йортында гаилә көненә багышланган «Әниләр һәм бәбиләр» концерты булды. Концертта эстрада артистлары - Лилия Муллагалиева, Гүзәл Идрисова, Зәмирә Рәҗәпова, Гөлназ Шәрипҗанова, Айгөл Шәйхетдинова һәм аларның балалары чыгыш ясады.
23 май 2018 елда Пенсия фондының Кайбыч районы бүлегендә ( адресы: Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 йортта) 13.00 сәгатьтән башлап Татарстан Республикасы буенча Пенсия Фонды Идарәчесенең урынбасары Елена Горюнова пенсия фондына кагылышы сораулары булган Кайбычлыларны кабул итәчәк.
12 майда Татар мәдәнияте үзәге сәхнәсендә “Шома бас” Халыкара бию фестиваль-бәйгесе узды.
Бүген 15 майда Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гражданнарны кабул итте.
14 майда Олы Кайбыч мәктәбе стадионында һәм «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган VIII республикакүләм пенсионерлар спартакиадасы узды.