"Әниләр һәм бәбиләр" концерты

2018 елның 15 мае, сишәмбе

4 майда район мәдәният йортында гаилә көненә багышланган «Әниләр һәм бәбиләр» концерты булды. Концертта эстрада артистлары - Лилия Муллагалиева, Гүзәл Идрисова, Зәмирә Рәҗәпова, Гөлназ Шәрипҗанова, Айгөл Шәйхетдинова һәм аларның балалары чыгыш ясады. Шулай ук концертта безнең Кайбыч районыннан да гаиләләр катнашты. Анда Бәрлебаштан Өметбаевлар, Олы Кайбычтан Җәлялетдиновлар, Федоровскидан Галиуллиннар, Иске Чәчкабтан Хисамовлар һәм Хусаиновлар гаиләләре катнашты.

Концертта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да бар иде.  Ул киләчәк гаилә көне белән котлады һәм шундый концерт өчен артистларны һәм гаиләләрне мактады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International