ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 5 июнендә ТР Кайбыч районына  бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина  эшлекле визит белән безнең районга килеп, гражданнарны кабул итә. 

 

РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы Рәисе Ильдар Гыйльметдинов Кайбыч  партияның Кайбыч җирле җәмәгать бүлекчәсендә гражданнарны кабул итә. 

Икеайлык кысаларында, Надежда авыл җирлегенең территориясендә төзекләндерү, яшелләндерү, санитар чистарту  буенча өмәләр үткәрелде.

16 майда тантаналы рәвештә Ана (Гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Беренче туган балага 50 мең сум акча һәм бүләк бирделәр.

12 майда Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбенең спорт мәйданчыгында 5-9 сыйныф укучылары арасында җиңел атлетика буенча беренчелек үтте.

Россия Федерациянең президенты Владимир Путин Имәнле-Буртас авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Райханә Самитовага  90 еллыгы уңаеннан  котлау хаты юллады. Хәзерге вакытта Райханә Самитова үзенең кызы янында, Казанда тора.

15 майда Байморза авыл клубының мәйданында  китапханәче һәм методист башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен  халыкара гаилә көненә багышланган "Без бергә тату гаилә" дигән күнел ачу программасын үткәрделәр.

15 майда Мәлки китапханәсендә урта яшьтәге балалар өчен халыкара гаилә көненә багышланган «Мәхәббәт – бөтен башлангычларның башы» дигән  дәрес узды


16
май, 2018 ел
чәршәмбе

Чәчү эшләре өчен һава торышы әйбәт булды. Бүгенге көндә 12934 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылган. Бу 41,3 процентны тәшкил итә. Аларның 9622 гектар сабан-бөртеклеләре  һәм 2500 гектар шикәр чөгендере.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарының территориаль бүлеге  хәбәр итә: 2018 елның 15 маеннан Яшел Үзән территориаль бүлеге белгечләре белән  Кайбыч районы халкы өчен "кайнар линия" үткәрелә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International