Кайбыч районында пенсионерлар спартакиадасы

2018 елның 15 мае, сишәмбе

14 майда Олы Кайбыч мәктәбе стадионында һәм «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында  Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган VIII республикакүләм пенсионерлар спартакиадасы узды.

Спартакиадада  Кайбыч районының 12 авыл җирлегеннән 50 артык пенсионер катнашты. Катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән  Кайбыч районының пенсия фонды башлыгы Гөлчәчәк Зиннурова чыгыш ясады. Спартакиаданы үткәрү районда традициягә керде. Һәр ел саен катнашучыларның саны арта. Пенсионерлар үзләрен бөтен спорт төрләрендә күрсәттеләр: суда йөзү, өстәл теннисы, дартс, йөгерү, ядрә  ату. Ябылу тантанасында Кайбыч муниципаль районы башлыгы исеменнән аның урынбасары  Рәмис Хәялиев җиңүчеләрне җиңүләре белән котлады, медальләр  һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Спартакиаданың нәтиҗәсе:

Суда йөзү буенча:

- ирләр арасында: Риза Нуруллин (Олы Кайбыч) -1 урын; Николай Бугульминский (Турминск) - 2 урын; Дмитрий Иванов (Мәлки) - 3 урын.

- хатын-кызлар арасында: Мария Ершова (Федоровск) 1 урын; Татьяна Ибатуллина (Олы Кайбыч) - 2 урын; Надежда Кучумова (Арасланово) 3 урын;

Йөгерү буенча:

 - ирләр арасында: Риза Нуруллин (Олы Кайбыч) -1 урын; Дмитрий Иванов (Мәлки) - 2 урын; Николай Бугульминский (Турминск) - 3 урын;

- хатын-кызлар арасында: Мария Ершова (Федоровск) 1 урын; Татьяна Ибатуллина (Олы Кайбыч) - 2 урын; Раиса Иванова (Иске Тәрбит) - 3 урын;

Дартс буенча:   

- ирләр арасында:  Николай Бугульминский (Турминск) - 1 урын; Сергей Чекмарев (Олы Подберезье) - 2 урын;  Николай Киселев  (Кече Мәме) -3 урын; 

- хатын-кызлар арасында:  Евгения Стерякова (Ульянково) – 1 урын; Әльфия Гәрәфетдинова (Олы Кайбыч)- 2 урын; Галина Горемыкина- М.Меми (Кече Мәме) -3 урын; 

Ату буенча:

- ирләр арасында: Николай Бугульминский (Турминск) - 1 урын; Фаиль Шагивалиев (Олы Кайбыч) -2 урын; Дмитрий Иванов (Мәлки) - 3 урын;

- хатын-кызлар арасында:  Евгения Стерякова(Ульянково) – 1 урын; Валентина Майданова (Кече Мәме) - 2 урын; Нина Стерякова (Ульянково) - 3 урын.

Теннис буенча: 

- ирләр арасында:  Хәмит-Гибадуллин (Олы Кайбыч) -1 урын; Риза Нуруллин (Олы Кайбыч) -2 урын; Дмитрий Иванов (Мәлки) - 3 урын;

- хатын-кызлар арасында:  Нина Стерякова (Ульянково) - 1 урын; Надежда Кучумова (Арасланово)  2 урын; Татьяна Ибатуллина (Олы Кайбыч) 3 урын.

Катнашучылар бу чараны оештырганга һәм олы буынны отмаганга рәхмәт сүзләрен белдерделәр. 

Без барлык катнашучыланы котлыйбыз!

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International