12 майда Татар мәдәнияте үзәге сәхнәсендә “Шома бас” Халыкара бию фестиваль-бәйгесе узды. Безнең районнан фестивальда Рамилә Әбләзова һәм хореограф Алгиз Файзуллин җитәкчелеге астында «Авыл Денс» хореография коллективы чыгыш ясады. Алар гран-прига лаек булды. Без аларны котлыйбыз һәм аларга уңышлар телибез!