16 майда тантаналы рәвештә Ана (Гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Беренче туган балага 50 мең сум акча һәм бүләк бирелде. Тантана башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә үтте. Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында узды.
Пенсия фонды бүлеге башлыгы Гөлчәчәк Зиннурова барлык чакырган гаиләләрне котлады, аларга гаилә бәхете, балаларына исәнлек теләде һәм гаиләләргә ана капиталын бирү сәбәпле аларны тәкъдим итте. Кайбычтан Басыровлар гаиләсе Фиргать белән Ләйсән, Гарифуллиннар гаиләсе Диләрә белән Раниль һәм Кече Кайбычтан Әнисә белән Фәннүр булды.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гаиләләргә сертификатлар тапшырды һәм үзенең теләкләрен белдерде.
- Гаилә бәхете - балаларда, - Балаларыгыз сәламәт булып үссен һәм сезне уңышлары белән шатландырсын, кайгы-хәсрәтләр китермәсен!- диде район башлыгы.
Бәйрәм чарасына Олы Кайбыч мәктәп укучылары гаиләләргә җыр бүләкләрен тәкъдим иттеләр. Гаиләләрне котлап һәм истәлекле бүләкләрен тапшырып әниләр янына кунаклар, оешма вәкилләре килгән иде. ЗАГС бүлеге мөдире Гөлнар Илгиз кызы гаиләләргә йомшак уенчыклар бүләк итте. Бәйрәм җылы атмосферада үтте.