Халыкара гаилә көненә багышланган «Мәхәббәт – бөтен башлангычларның башы» дигән дәрес узды

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

15 майда Мәлки китапханәсендә урта яшьтәге балалар өчен халыкара гаилә көненә багышланган «Мәхәббәт – бөтен башлангычларның башы» дигән  дәрес узды. Чарада «Гаилә - җәмгыятьнең нигезе» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда бирелгән темага китаплар, газета һәм журналлар тәкъдим ителде. Китапханә методисты Нина Маланьева мәгълүмат белән җәмгыятьтә хәзерге замандагы гаиләнең роле турында, борынгы чордан безнең көнгә кадәр гаилә мөнәсәбәтләре үсеше турында чыгыш ясады.  Китап укучылар  белән «Гаиләнең иң төп нигезен нәрсә тәшкил итә?" темага сораштыру үткәрелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International