Кырларда чәчү эшләре бара

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Чәчү эшләре өчен һава торышы әйбәт. Бүгенге көндә 12934 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылган. Бу 41,3 процентны тәшкил итә. Аларның 9622 гектарда сабан-бөртеклеләре һәм 2500 гектар шикәр чөгендере. Яхшы темплар белән Яңа юл крестьян хуҗалыкларының җитештерү кооперативы эшли. Алар 73 процент чәчү эшләрен башкарды. Филиаллар арасында шулай ук агрофирма Дубраваның 3 филиалы чәчү эшләрен яхшы алып бара. Алар 4045 гектар мәйданда чәчү эшләрен башкарган. Бу 52,6 процентны тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International