ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 5 июнендә Кайбыч районында ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина,  Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина,  Татарстан медик-социаль экспертиза бюросы җитәкчесе Ригель Низамов эш визиты белән булдылар.


5
июнь, 2018 ел
сишәмбе

8 июньдә ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең Кайбыч муниципаль районы буенча бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелә. Ул 9.00- 12.00 сәгатьтә уза.

Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы инициативасы буенча  28 майдан 1 июньгә кадәр  мәдәни-ял учреждениеләренең  үзешчән театр коллективларының режиссерлары өчен сәфәр оештырылды.

Ел саен, җәйнең беренче көнендә  бәйрәмнәрнең иң яхшысы - Халыкара балаларны яклау көне билгеләнә.

5 июньдә  17:30 сәгаттә Татарстанның Росреестры  Кадастр палатасы белән бергә  «Актуаль сөйләшү» программасында катнашачак. Ул «Татарстан 24» каналында күрсәтеләчәк. 

30-31 майда  Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә "Татарстанның бадминтон өметләре" бәйгесенең икенче этап ярышлары узды.  

Бүген Кайбыч районы башлыгы  Альберт Рәхмәтуллин гражданнарны кабул итте. 


4
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

4 июньдә иртән һәм көндез Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда  көньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга җитәчәк дип фаразлана. 

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә Кайбыч муниципаль районының агросәнәгать комплексы оешмаларында терлек азыгы җыю техникасының, мобиль ваклау-азык бирү җайланмаларының һәм терлек азыгын саклау урыннарының 2018 елгы сезонга әзер булуын карау конкурсы уздырылды.

28 майда Мәдәният министрлыгында  "Укучының мәдәни көндәлеге" проектының  активистларын бүләкләү тантанасы узды.

   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International