Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы инициативасы буенча 28 майдан 1 июньгә кадәр мәдәни-ял учреждениеләренең үзешчән театр коллективларының режиссерлары өчен Санкт-Петербург шәһәренә сәфәр оештырылды. Ул театр иҗатын үстерү буенча, мәдәният учреждениеләренең эше белән танышу өчен үткәрелде. Кайбыч районыннан анда "Әкият" курчак театры җитәкчесе Венера Сафиуллина катнашты.