ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә Кайбыч муниципаль районының агросәнәгать комплексы оешмаларында терлек азыгы җыю техникасының, мобиль ваклау-азык бирү җайланмаларының һәм терлек азыгын саклау урыннарының 2018 елгы сезонга әзер булуын карау конкурсы уздырылды.
Хуҗалыкларда "Татагролизинг" АҖ директоры-баш инженеры Нурсил Вәлиев, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек буенча белгече Айрат Хәбибуллин, Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фиргәт Басыйров, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге башлыгы Рушан Тимуршин, авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру һәм игенчелек хезмәтләре белгечләре, шулай ук хуҗалыкларның үзләрендәге җитәкчеләр һәм белгечләр катнашында күчмә комиссия эшләде.