Татарстанның Росреестры хокукларны теркәү һәм кадастр исәбе турында «Татарстан 24» телеканалында

2018 елның 5 июне, сишәмбе

     5 июньдә  17:30 сәгаттә Татарстанның Росреестры  Кадастр палатасы белән бергә  «Актуаль сөйләшү» программасында катнашачак. Ул «Татарстан 24» каналында күрсәтеләчәк.  Программаның темасы -  кадастр исәбе һәм хокукларны теркәү.

     Тамашачылар сорауларына Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан идарәсендә физик затларның милекләрен теркәү дәүләт бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева һәм Росреестрның Татарстан буенча федераль кадастр палатасы җитәкчесе урынбасары Алмаз Абдрахманов җавап бирә.

     Туры эфирның телефоннары: (843) 511-99-66, 8-800-500-32-55.  Шалтыратыгыз һәм  кызыксындырган сорауларыгызны бирегез. Тапшыруны 20:30 һәм 22:30 сәгаттә кабат күрсәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International