30-31 майда Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә "Татарстанның бадминтон өметләре" бәйгесенең икенче этап ярышлары узды.
Анда Юрий Григорьев кулы астында Федоровск мәктәбенең яшь бадминтончылары катнашты. Алар ике көмеш һәм өч бронза медален яуладылар. Катерина Иванова исәбендә бер көмеш һәм бер бронза, Регина Сагееваның бер көмеш, Егор Григорьевның ике бронза медале.
Без аларны котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!