Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зыядиев белән берлектә «Туган як-Агро» һәм «Родина»хуҗалыгының сөт – товар фермаларында булды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды арасында имзаланган «Бердәм гомумроссия телефон номеры булган балалар ышаныч телефоны (ашыгыч психологик ярдәм хезмәте) Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлекне тәэмин итү турында» 2010 елның 24 августындагы 8/03 номерлы килешүне үтәү йөзеннән, яшь гвардиячеләр, Кайбыч районы Башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеге белән берлектә, 2019 елның 12 мартында балалар өчен ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлдерелгән сыйныф сәгате үткәрделәр.
16 март көнне Олы Кайбыч авылының чаңгы базасында 11нче сыйныф укучылары арасында, 9нчы сыйныф һәм 2006нчы елгы һәм аннан да яшьрәк укучылар арасында, шулай ук Кайбыч муниципаль районы башлыгы призларына оешма, учреждение, предприятие һәм авыл җирлекләре арасында катнаш чаңгы эстафетасы буенча ярышлар узачак. Командада катнашучылар саны-2 ир-ат + 1 хатын-кыз, 2әр команда чыгарырга рөхсәт ителә. Дистанция – 3 х 1 км.
Бүген Кайбыч муниципаль район Советының оештыру бүлеге баш белгече Абзалова Зөлфия Вил кызы үзенең туган көнен билгеләп үтә. Аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, нык сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләде, шулай ук йөзү бассейнына абонемент белән котлау открыткасын тапшырды.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе хәбәр иткәнчә, мөрәҗәгать итүче үз күчемсез мөлкәт объектының кадастр бәясе белән килешмәсә, ул аны судта яисә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе каршындагы кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турындагы бәхәсләрне карау буенча комиссиядә бәхәсле дип игълан итә ала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, физик затлар тарафыннан дәгъва белдерү өчен судта кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләрен билгеләү өчен комиссиягә алдан мөрәҗәгать итү мәҗбүри түгел. Юридик затлар өчен судка кадәр тәртипне үтәү мәҗбүри.
Шушы көннәрдә Салтыган авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Жиркова Евдокия Степановна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев котлады. Ул Евдокия Степановнага Россия Президенты В. В. Путинның котлау хатын, шулай ук район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бүләген тапшырды, аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Шулай ук юбилярны Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова котлады.
12 март көнне Венера Сафиуллина җитәкчелегендә булган «Әкият» курчак театры Федоровское авылының картлар һәм инвалидлар интернат-йорты өлкән кешеләре өчен әкият бүләк итте.
"Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм итү фонды" коммерциячел булмаган микрокредит компаниясенең Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районындагы төбәк вәкиле итеп Гаранина Ләйсән Касым кызы билгеләнде.
Татарстан Республикасы буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең территориаль бүлеге ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан кулланучылар хокукларын яклау буенча “кайнар линия” эшен оештырды.
Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов белән берлектә төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карады.