Олы Кайбычта катнаш чаңгы эстафетасы буенча ярышлар узачак

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

           16 март көнне Олы Кайбыч авылының чаңгы базасында 11нче сыйныф укучылары арасында, 9нчы сыйныф һәм 2006 нчы елгы һәм аннан да яшьрәк укучылар арасында, шулай ук Кайбыч муниципаль районы башлыгы призларына оешма, учреждение, предприятие һәм авыл җирлекләре арасында катнаш чаңгы эстафетасы буенча ярышлар узачак. Командада катнашучылар саны-2 ир-ат + 1 хатын-кыз, 2әр команда чыгарырга рөхсәт ителә.  Дистанция – 3 х 1 км.

            Ярышлар 9.00 сәгатьтә башлана. Килеп туган сораулар буенча 2-15-66 (спорт комитеты); 2-16-46 (ДЮСШ); 8-9274-078-962, 8-9393-04-14-82 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International