Балалар ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлдерелгән сыйныф сәгате

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

          Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды арасында имзаланган «Бердәм гомумроссия телефон номеры булган балалар ышаныч телефоны (ашыгыч психологик ярдәм хезмәте) Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлекне тәэмин итү турында» 2010 елның 24 августындагы 8/03 номерлы килешүне үтәү йөзеннән, яшь гвардиячеләр, Кайбыч районы Башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеге белән берлектә, 2019 елның 12 мартында балалар өчен ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлдерелгән сыйныф сәгате үткәрделәр. 

           Дәрес барышында балалар аның нәрсә өчен кирәклеген һәм телефонда кем эшләгәнен белделәр, шулай ук уенны уйнадылар, социаль ролик карадылар һәм символик бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International