30 апрельдә 8дән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе казанда юридик һәм физик затларның банкротлык процедурасына бәйле мәсьәләләр буенча «Кайнар телефон линиясе» үткәрәчәк.
26 апрельдән 28 апрельгә кадәр Азнакай муниципаль районында мәктәп укучыларының «Президент ярышлары» Бөтенроссия спорт ярышларының республика этабы финалы узды. Анда безнең районнан Гөлинә Габдрахманова җитәкчелегендәге Олы Кайбыч урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары катнашты һәм 3 урынга лаек булды. Без аларны котлыйбыз!
27 нче апрель көнне "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында 2005 нче елгы һәм аннан да яшьрәк укучылар арасында волейбол буенча район беренчелеге узды. Нәтиҗәдә, ир-егетләр арасында 1 урынны Федоровский, 2 урынны Чүти һәм 3 урынны Олы Подберезье командалары яулады. Кызлар арасында 1 урынны Федоровский, 2 урынны Олы Подберезье һәм 3 урынны Иске Чәчкаб командалары яулады. Без аларны котлыйбыз!
25 апрельдә Казан шәһәрендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Бөтенроссия туган телләр форумы узды. Аның кысаларында татар теле буенча Халыкара олимпиадага йомгак ясалды.
Бүген районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Тимергалиев Рәфыйк Сәлим улы үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады, нәтиҗәле хезмәте, актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерде һәм күпьеллык намуслы хезмәте һәм авыл хуҗалыгы үсешенә керткән шәхси өлеше өчен һәм юбилей туган көне уңаеннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
Бу якшәмбедә православие дөньясы билгеләп үтәчәк Пасха бәйрәме ал-дыннан район башлыгы Альберт РӘХМӘТУЛЛИН кайбычлыларга му-ниципаль район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исеменнән котлавын ирештерде.
Бүген "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында Авыл җирлекләренең ир - ат командалары арасында волейбол буенча IV Кайбыч районы Чемпионатының финал этабы узды. Плей-офф системасында регуляр чемпионат нәтиҗәләре буенча иң яхшы 8 команда призлы урыннар яулады. Нәтиҗәләр буенча, дүртенче ел рәттән Иске Тәрбит авыл җирлеге җыелма командасы чемпион булды, Мәлки авыл җирлеге командасы 2 урында һәм Хуҗа Хәсән авыл җирлеге 3 урында. Призерларны район башлыгы исеменнән башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, "Форпост" үзәге директоры Юрий Михайлов, яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Зөһрә Лотфуллина котлады. Барлык призерларга истәлекле бүләкләр, медальләр һәм грамоталар тапшырылды, ә чемпионат җиңүчеләренә өстәмә кубок тапшырылды. Без аларны котлыйбыз!
25 апрельдә Казан шәһәрендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Бөтенроссия туган телләр форумы узды. Форум кысаларында «Илһам»Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсына йомгак ясалды.
Бүген Казан шәһәрендә туган тел көненә һәм татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә район делегациясе катнашты.
Бүген Ульянково авылы мәдәният йортында җыелыш узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары Камил Галиев, «Ак Барс» холдинг компаниясенең персонал буенча генераль директор урынбасары Татьяна Чернова, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров катнашты.